Мәдәният йорты фойесында "Оста куллар "берләшмәсенә йөрүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды ,авыл тарихына багышланган "Туган авылым Усы" презентациясе күрсәтелде.Китапханәдә "Хәзинә" клубына йөрүчеләр күрше Республика вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.Башкортстаннан килгән кунаклар Җәмәгать үзәгенең проекты һәм эшчәнлеге белән таныштылар.Мәдәният йортына "Моңлы Башкортостан"исемле дискалы китабын бүләк итеп бирделәр.Аларны район башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Габдулхаев Илшат Илфат улы озатып йөрде.