"Ел класс җитәкчесе - 2016"

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

 Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Ел класс җитәкчесе – 2016” конкурсының район этабы узды. Анда 9 нчы класс җитәкчесе Нагимова Зилә катнашты. Ул үзпрезентация ясады, ачык тәрбия сәгате уздырды, “Туган ягым даруханәсе” дип исемләнгән проект яклады, класс җитәкчесе портфолиосы һәм коррупциягә каршы класстан тыш чара эшкәртмәләрен тапшырды. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче" номинациясендә җиңүче дип табылды. Аны шушы зур уңышы белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International