Киров авыл мәдәният йортында 14 февраль көнне референдум булып узды. Авыл халкының берсе дә элеге чарага битараф калмады. Һәркем үз чиратында тиешле тавыш бирергә сайлауларга ашыкты. Сайлауга килүчеләргә мәдәният йорты сәхнәсендә балалар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдит ителде.