13 февраль көнне "Яшьлек-тайм" кафесында югары сыйныф укучылары арасында уздырылган Карл Поппер исемендәге дебатлар булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең командасы I урын яулады. Команда составында булган 3 укучыны 10 сыйныф укучылары Авзалова Юлия белән Шаймарданов Родион һәм 11 сыйныф укучысы Габдуллина Айзирәк, җитәкчеләре Амирханов И.А. һәм Гимадиев А.Р.-ны җиңү белән котлыйбыз.