Россия чаңгы юлы — 2016

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 14 февраль көнне, “Лачын” чаңгы базасында үтте. Теркәлү иртәнге сәгать 10.00га төгәллләнеп, ярышлар сәгать 11.00да башланды. Ә авыл җирлекләрендә ярышлар моңа кадәр үткән иде.

Башка еллардан аерылмалы буларак, ярышларга старт бирелгәнче, барлык спорт сөючеләр катнашында зур флеш-моб оештырылды. Ул исә бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. 

Район үзәгендәге ярышларда белем бирү оешмалары укучылары, предприятие, учреждение һәм оешмаларның хезмәтчәннәре катнашты. Стартка беренче булып балалар бакчаларына йөрүчеләрнең басуы үзе бер әһәмияткә ия. Ярышларда ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, ТР премьер-министр урынбасары - фән һәм мәгариф Министры Энгель Фәттахов,  муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм башка районыбыз җитәкчеләре катнашты. Республика, район җитәкчеләренең чаңгыга басуы бәйрәмдә катнашучыларга аеруча дәрт өстәде.

Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга "БлагоДарение" хәйрия фонды бүләкләр өләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International