12 февраль көнне Аккүз мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте. Укучылар үзләренең якын дусты Әлифба белән саубуллашты. Бәйрәмгә әти - әниләр дә чакырылган иде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барлык әти - әниләр исеменнән бу бәйрәм барыбызныңда уртак бәйрәме, сезнең хәркайсыгызга шатлык куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар телим дип теләкләрен җиткерде Гүзәлия Шайдуллина.