"Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасының коференциясе булды.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе
10 февраль көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте. Конференция эшчәнлегендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Мәдәни җомга” гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар. Зөбәер авылы мәдәният хемәткәрләре авыл үзешчәннәре белән берлектә конференциядә катнашучыларга татар халкының милли гореф-гадәтен чагылдырган чыгышлар тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International