13 февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында шашка-шахмат турниры үткәрелде

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

    2016 нчы елның  февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 27 ел. Эфган сугышы…Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калды. Яңа Кормаш авылыннан Әфган мәхшәрен безнең авылның биш егете кичеп чыкты: Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Салахов Дилүс, Акмалов Айдарлар солдат хезмәтлэрен Әфганстанда үттеләр. Һәр елның  февраль аенда  әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары үткерелә. Әфганстан сугышында алган яралардан 36 яшьтэ гомере өзелгән авылдашыбыз Хафизов Илдарны искә алу кичәсе дә Яңа Кормаш авылында  унберенче  тапкыр үткерелә. Быелгы ярышларда катнашу өчен Мари Суксу, Тат.Суксу, Чалманарат, Иске Кормаш авылларыннан, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Чаллы шәһәреннән бик күп егет-кызлар җыелган иде.

  Яңа Кормаш авылының яше-карты, билгеле ел саен бу чарада актив катнаша. Мәдәният йортында  җыелган халык уенчыларның көч сынашуын зур кызыксыну белән күзәтте. Ниһаять, биш сәгаткә сузылган ярышлар тәмам.

 Шашка буенча зурлар арасында : җинүче –Камалов Әнвәр (Минзәләдән), хатын-кызлар арасыннан Собханова Дәлия.

Шахмат буенча зурлар арасында- кубок иясе-  Нигъматуллин Айдар.

Кызлар  арасында- җиңүче- Адиева Айгөл (Мари Суксу)

 Шашка буенча ин яшь уенчы-Мифтахов Рәмзил, иң өлкән уенчы –86 яшьлек Мөнәвир хәзрәт Миркасимов.Актаныш авылыннан алты гына яшьлек Ильдар Саматов шахмат буенча үзенең осталыгын күрсәтте.Алар уенга өчәүләп абыйсы һәм әтисе белән килгәннәр иде.Шашка-шахмат уеннарында мәктәп укучылары да теләп катнаштылар. Аларга да урыннар чыгарылып граматолар һәм бүләкләр тапшырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәсул Харисов турнирда катнашучыларга рәхмәт хисләрен җиктерде һәм үзенең изге теләкләрен теләп 20 февраль көнне Татар Суксуы авыл җирлегендә уздырылачак табибә Зифа Гаязовна истәлегенә уздырылачак чаңгы ярышларында көтеп калуын белдерде.

  Уенны шахмат буенча Россия Федерациясе чемпионнары Галимов Фәхим, Имамаов Ильдарлар, авылдашыбыз Зиязетдинов Хатиплар хөкем иттелэр.

 Уенның иганәчеләре: Хафизов Илдарның туганнары, авылдашыбыз Мөнәвир Миркасимов, Татар Суксу авылыннан Данил Әнгам улы Гильмановлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International