14-февраль көнне Усы авыл җирлегендә чаңгы ярышы булып узды. Көн кояшлы булганга күрә чаңгычыларыбызның күңелләре күтәренке ,кәефләре яхшы иде.Җирлегебездәге эшче хезмәткәрләр һәм укучы балалар зур әзерлек белән килгәннәр иде.Саф һавада чаңгы шуып сәламәтлекләребезне тагын бер кат ныгытып кайттык.