Киров авыл мәдәният йортында "Йолдызлык" бәйгесе булып узды. 31 номердан торган әлеге конөертны, зал тулы тамашачы бер сулышта карады. Үзләренең соклану хисләрен көчле алкошлары аша җиткерделәр.
Һәр бала сәхнә зәвыгы белән киенгән, чыгышын тиешенчә башкарып чыкты. Балалар иң олысы 17 яшьлек булса, иң кечкенәсенә 4 яшь иде.