14 февраль көнне Уразай авылында җирлекнең чаңгы ярышлары булып узды.Авыл халкының тормышы эш белән эш арасында гына диючеләр ялгыша. Ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба алар.Җәйләрен су кереп,кышын Кирәмәт тауда чаңгы шуып чыныгып үскән балаларыбыз да,яшьләребез дә әле тагын да зуррак җиңүләргә ирешер.