Бурсык мәктәбендә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме узды. Беренче класс Әлифба китабы белән саубуллашты. Башлангыч класс укучылары, бәйрәмдә катнашып, үз белемнәрен сынадылар, тапкырлыкта, зирәклектә ярыштылар, бергәләп җырладылар, биеделәр. Чарада ата-аналар да катнашты. Класс җитәкчесе Салахова С.Р. укучыларны алга таба да шулай ук актив, акыллы булырга, тырышып укырга чакырды.