Бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе, китап укучы балаларны “Әдәби герой музее”дигән исемдәге республика бәйгесендә катнашырга чакыра.
“Республика балалар иҗат бәйгесе шартнамәсе.
“Әдәби герой музее” Республика балалар иҗат бәйгесе 2016 елның 1 январеннән 2016 елның 1ноябренә кадәр уздырыла.
Конкурсны оештыручы: ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе”.
Балалар иҗат конкурсының максаты һәм бурычлары:
Шагыйрь Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, китапханәләрдә балалар белән бергә шагыйрьгә багышлап юбилей чаралары уздыруны активлаштырырга;
Балаларны китапханәгә җәлеп итү, аларда укуга кызыксыну уятырга;
Сәләтле балаларның иҗади үсешенә булышлык итәргә;
Киң җәмәгатчелекнең һәм хакимиятнең җитәкче органнарының игътибарын китапханәләр эшчәнлегенә җәлеп итәргә.
Бәйге ике номинациядә уздырыла:
“Г. Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” номинациясе буенча эшләрне Актаныш балалар китапханәсенә 20 марттан да соңга калмый тапшырырга.
“Минем яраткан әдәби героем” номинациясе буенча әзер эшләрне 20 октябрьдән дә соңга калмый Актаныш балалар китапханәсенә тапшырырга.
Конкурс ике этапта уздырыла .
1 этап - Актаныш балалар китапханәсе каршында төзелгән оештыру комитеты тарафыннан кабул ителгән эшләрдән күргәзмәлекләр төзү, урыннар чыгару һәм иң яхшыларын сайлап алып икенче этап – Республика балалар китапханәсенә җибәрү.
Конкурста ике төр укучылар катнаша ала:
3 – 4 сыйныф укучылары;
5 – 6 сыйныф укучылары.
Конкурста катнашучы һәр бала Актаныш балалар китапханәсенә түбәндәге эшләрен тапшыра.
Кул эшләре аппликация, оригами, квиллинг, бисер белән, үрү, чигү, макраме һ.б. ысуллар белән төрле материал кулланып (кәгазь, тукыма, балчык, агач, тозлы камыр һ.б.) эшләнергә мөмкин.
Кул эшенең эчтәлеге конкурсның темасын чагылдырырга тиеш.
Конкурска катнашучы бер генә эш тәкъдим итә ала.
Бәйгегә катнашкан һәр кул эшенең шагыйрьнең кайсы әсәре буенча эшләнүе , конкурста катнашучының исем - фамилиясе, яше, кайсы сыйныфта укуы, яшәгән урыны күрсәтелергә тиеш. Бәйгегә катнашучының ни өчен менә шушы китапны сайлавы һәм ул сайлаган персонаж аңа нәрсәсе белән ошавы турында кыска гына хикәя дә язылган булырга тиеш.
Актаныш балалар китапханәсе каршында төзелгән оештыру комитеты тарафыннан бәйгенең 1 этабына нәтиҗә ясалып, урыннар чыгарылачак һәм ике номинация буенча 1,2,3 урынны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Һәр ике номинация буенча 1 нче урынны алган 2 эш бәйгенең икенче этабына - Республика балалар китапханәсенә җибәреләчәк.
Бәйгегә нәтиҗә республика оештыру комитеты тарафыннан ясалачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе