10 февраль көнне Актаныш район мәдәният йортында Яңа Әлем авылы үзешчәннәре театр ункөнлеген башлап җибәрделәр. Аманулла әсәре буенча куелган "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясын тамашачы бик җылы кабул итте. Комедия ике бүлектән торды.