11 февраль көнне икенче Актаныш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре белән очрашты. Укучылар университет турында тулы мәгълүмат алдылар, кайсы факультетка кайсы фәннән ЕГЭ кирәклеген белделәр. Очрашу ахырында укучыларга бюллетень һәм китапчыклар таратылды.