10 нчы февраль көнне Пучы авыл мәдәният йортында "Йолдызлык-2016" бәйгесенең сайлап алу туры узды. Пучы зонасында Пучы,Качкын,Айман,Әтәс мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. Укучыларның чыгышына районнан килгән жюри бәя бирде. Яхшы дип табылган концерт номерлары сайлап алу турына тәкъдим ителде. Аларга уңышлар телибез.