8 февраль көнне Иске Кормаш мәдәният йортында, К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы буенча спектакль премьерасы булды. Жюри Халык театры артистларының чыгышын югары бәяләде. Тамашачы бик җылы кабул итте һәм алкышларга күмде.