Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3083,8 тонна тәшкил иткән. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бу 147,3 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Бу көннәрдә сөт күләме буенча Кукмара районы терлекчеләре лидерлык итә, узган тәүлектә анда 172 тонна сөт савып алынган, Балтач районында - 170,8 т продукция, Әтнәдә – 148, Мамадышта – 140,2, Актанышта – 136 т.
Ә республиканың Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә,Кама Тамагы һәм Спас районнарында тулаем сөт күләме 12,7 до 29,4 тонна гына тәшкил иткән.