6 февраль көнне мәдәният йортында Йске Сәфәр халык театры артистлары Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясен тамашачыга тәкъдим иттеләр.
Һәр бер артист үз ролен зур осталык белән башкарды. Тамашачы рәхәтләнеп көлде, ял итте. Театр коллективы бу спектакль белән күрше авылларда һәм районда чыгыш ясарга җыена.