7 нче февраль көнне Усы мәдәният йортында авылыбыз яшьләре Ләбиб Леронның "Кычыткан чыпчыгы" исемле спектаклен куйды.Спектакльне авыл халкы бик яратып кабул итте һәм артистларыбызны алкышларга күмде.Жюри членнары да яшь уйнаучыларыбызга зур бәя бирде бигрәктә Гарипова Илгизә һәм Гарипов Рәдисләрнең уйнауларын ошаттылар.