Иске Кормаш яңалыклары. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

26 нчы гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Марданова Әдилә Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү” темасы астында узган семинарда катнашты. Семинар “Без сәламәт яшәү яклы” флешмобы белән башланып китте, аннан укучылар үзидарәсе лидеры гомуми линейка уздырды, балалар оешмасы Президенты балалар оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан башлангыч класс укучылары “Экологик суд” тәкъдим иттеләр, урта звено укучылары исә янгын сүндерүчеләр, волонтерлар, ЮИД, “Форпост” отрядларының эшчәнлеген күрсәттеләр. Соңыннан 8 баланы тәрбиягә алган Шәйхетдиновлар гаиләсе белән “Бәхет һәркемгә тиеш” презентациясе аша таныштырдылар. Киңәшмә “Сәламәтлек театры” чыгышы белән төгәлләнде. Семинар бик эшлекле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International