Бүген, 28 гыйнвар көнне, Пучы авыл китапханәсендә, сорау алу формасында әңгәмә үткәрелде.
Безнең барыбызның да диярлек, купме дәрәҗәдә булса да, буш вакытыбыз бар. Ә эштән, укудан, көндәлек эшләрдән сон буш вакытны ничек һәм нәрсә өчен үткәрү зур мәгънәгә ия. Бар кешедә дэ буш вакытны ничек үткәрү турында сорау туа. Күпчелеге телевизор карый яисә телефоннан сөйләшә. Ләкин бу файда китерәме икән? Яки вакытны гына аламы? Яраткан, ошаган эш кешене арытмый диләр. Шулай да эш төрен алыштыру уңай тәэсир ясый. Мәсәлән, физик эштә эшләп, буш вакытны акыл өчен файдалы итеп үткәрергә мөмкин. Яки киресенчә: акыл эшен физик эш белән алыштырырга. Кызыклы шөгыль тапсагыз, максатка ирешү өчен план төзегез. Һәм бары тик дөрес юнәлештә алуыгыз мөһим. Күптән китап алып укыйсыгыз килсә, буш вакытыгыз булу белән, социаль челтәрләрдә утырганчы, укый башлагыз.
Истә тотыгыз, буш вакытыгызда үзегезнең куңелегезгә хуш килгән эш белән шөгыльләнегез. Үзегезне мәҗбүр итмәгез. Ошаган эш табыгыз.