27 нче гыйнвар көнне районыбызда хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты үтте. Мәктәбебездән әлеге чарада 3 укытучы катнашты. 2015 нче ел дәвамында хезмәт урынында югары уңышларга ирешкән, Мәгариф өлкәсендә эшләүче яшь белгеч, мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуруллин Рамис Зинарис улы акчалата премия белән бүләкләнде. Котлыйбыз!