Район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары өчен укулар узды

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Бүген, 28 гыйнвар көнне «Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашында югары табышлы культураларны  җитештерү программасын гамәлгә ашыру буенча район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары өчен укулар узды. Семинар барышында рапс, көнбагыш, ашлык кукурузы һәм соя үстерүнең икътисади нәтиҗәлелеге, аларны җитештерү технологияләре үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды. Укытуның максаты – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру, уңдырышлылыкны күтәрү исәбенә майлы культуралар һәм ашлык кукурузын җитештерүне арттыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International