26 нчы январь көнне Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Укучылар оешмасы һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген үстерү, камилләштерү" темасы астында мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары узды. Безнең мәктәптән Набиева Ч.Б.катнашты. Мәктәп көче белән әзерләнгән эчтәлекле чыгышлардан барлык катнашучылар да канәгать калды.