26 гыйнвар көнне Теләкәй авылы китапханәсендә " Хәят " клубының чираттагы утырышы үткәрелде . Кул эшләре белән шөгыльләнү дәвам иттерелде . Г. Галимуллинаның " Ефәк кулъяулык ", " Җиләкле тау сере " китапларын укып фикер алышынды , " Карлы миләш тәме ", " Томанлы төн " повестьлары укырга тәкъдим ителде .