Кәзкәй авылы китапханәсендә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары китапханәдә булдылар. Алар китапханә белән таныштылар, "Мин өйрәнәм" сериясендә чыккан дидактик материаллар белән һәм "Уйный, уйный үсәбез" исемле китаптан уеннар оештырылды, шул яшьтәге балалар өчен китаплар балалар бакчасына укырга бирелде.