Иртәгә, 24 октябрь көнне 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамында (Пушкин урамыннан Вәхитов проспектына кадәр) Актаныш районы товар җитештерүчеләре оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.
Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актанышлыларның катнаша килүе яхшы традициягә әйләнеп бара һәм халык арасында танылганлыгы арта.