" Китап - иң якты йолдыз "

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
21 нче октябрь көнне Чалманарат авыл китапханәсендә " Китап - иң якты йолдыз" исемле балалар иртәсе үткәрелде. Кичәгә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Әлфинә Кашапова укучыларны китап, аның кадере һәм сакланышы турында сөйләде. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Китап турында шигыйрьләр сөйләделәр, мәкаләләр, әйтемнәр һәм табышмаклар әйтештеләр. Кичә соңында һәрбер укучының кулында матур - матур китаплар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International