Гасырларны гасырларга ялгап, сугыш миһнәтен, югалтулар ачысын кичергән кешеләр, кызганыч, бүгенге көндә бармак белән санарлык. Чал тарих шаһиты, сугвш ветераны Садри Сәхбиев – шуларның берсе. Аны сугыш ветераннары символы дип тә атарга була. Хәер, мәңгелек ут янында гимнастеркадан басып торган Садри бабайның сурәтен район үзәгендәге күргәзмә такталарында күрмәгән кеше юктыр. Төсе уңып, үзе белән бергә картайган булса да саклый гимнастеркасын, нинди генә авыр истәлекләрне үзенә сеңдермәсен, бик кадерле ул аңа...
2015 елның 20 октябре көнне Садри бабай үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Узган гомер - гасырга тиң тарих, хатирәләр. Адымы нык, йөгереп кенә йөри үзе, хәтере дә сокланырлык. Аеруча сугыш еллары нык уелып калган. Хәер, аларны оныту мөмкин дә түгелдер. Безнең районнан гына ил азатлыгы өчен көрәштә катнашканнарның, кызганыч, яртысыннан азы гына туганнарын, якыннарын күрү бәхетенә ирешә. Бөек Ватан сугышын ахырына кадәр үткән Садри ага Сәхбиев бүгенге көндә заманча таләпләр белән төзелгән өр-яңа фатирда гомер кичерә. Биредә бар да гади. Бер почмакта тимер карават, өстәл-урындыклар, каршы якта күпне кичергән, әмма бүгенге көн җиһазлары белән чагыштырмаслык ныклы шкаф үз урынын алган. Телевизор юк, аның урынына радио. “Кирәге юк – ди ул үзе дә. – Күзләр начарайды инде, газета да укый алмыйм, телевизор да карап булмый. Соңгы елларда ишетү ягы да начарайды...” Нишлисең, еллар эзсез узмый. Шөкер, һәр яктан да ярдәмләшеп торалар икән. Хакимият тә, ярты гасырга якын үзе хезмәт куйган район элемтә үзәге дә ярдәменнән ташламый. Туганнары да онытмый, һәрчак хәлен белеп торалар. “Күпләр кеше тәрбиясендә яши, мин, шөкер, үз-үземне карый алам әле. Тик кайчак бераз күңелсез генә аралашырга кеше юк”, - ди ул. Бәлки, шуңадыр да – аны урамда, еш-еш атлап, каядыр ашыкканын күрәсең.
Белешмә: Садри Сәхби улы хәзерге Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында үсә, шунда урта мәктәп тәмамлый. 1940 елның 23 августында хәрби хезмәткә алына. 9 ай полк мәктәбендә укый. 284 нче артиллерия полкы составында ил азатлыгын саклауда катнаша. Орудие командиры була. 1946 елның 28 августында демобилизацияләнә. Сержант.
Актаныштагы апасы һәм судья җизнәсе Вәлиуллин чакыруы буенча безнең якка кайта, Теләкәй җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Анда мөгәллимә Шәргыя Әхмәтова белән өйләнешәләр. Соңыннан язмыш аны Олыимәндә туып үскән гармунчы, районны радиолаштыруда катнашучы монтажчы Мәрзия Юнысова белән кавыштыра. Садри абый шуннан арйон элемтә үзәгенә электромеханик булып урнаша, әлеге вазыйфасыннан 1986 елда лаеклы ялга чыкты.
“Сугышчан хезмәтләре өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һ.б. медальләр, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
( “Мәңгелек хәтер” китабыннан алынды)
Сугыш ветераны Сәгбиев Садри Сәхби улына 20 октябрьдә 95 яшь тулды. Аны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.