Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе китапханәсендә яңа кайткан китаплардан күргәзмә оештырылды. Тарих белән кызыксынучы балалар өчен "Татар тарихына сәяхәт", башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бал корты һәм шөпшә", "Мактанчык чыпчык" әкиятләре укучыларны көтә. Шулай ук хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыбыз Энҗе Разованың иҗат иткән китаплары да әлеге күргәзмәдә урын алдылар.