"Көзге бал"

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 14 октябрь, көнне безнең мәктәптә 5-6 сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" кичәсе узды. Көзге балның яме булып Сөмбеләләр торды . “Иң матур Сөмбелә” номинациясы 6а сыйныфыннан Талипова Ильгизәгә, “Иң тапкыр Сөмбелә” номинациясе 5 а сыйныфыннан Гильмуллина Алинәгә бирелде. Сыйныфларның концерт номерлары бәйрәмне бизәп торды. Иң яхшы концерт номеры булып 6а сыйныфының чыгышы табылды. Шулай ук укучылар тамашачыларны реп уку осталыклары белән таң калдырдылар. Иң яхшы реп укучы булып 6 в сыйныфыннан Имамразыев Айназ билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International