Әтәстә шигырь укыйлар

2015 елның 10 октябре, шимбә
Әтәс   авыл   җирлеге  халкы    язучы     Әмирҗан  абый  Моталлапов   һәм  аның  сеңелесе    Зәйнәп  апа  Зәкиева  белән  очрашу  булганнан   соң   Зәйнәп  апаның     "Йөрәк  авазы"   дигән  шигырьләр  китабын   кулдан  кулга   йөртеп,   яратып  укыдылар.   Мерәс  авылында  туып  үскән  гади  генә   авыл  кызының-  Зәйнәп  апаның  шигырьләре   гади  тел  белән,  чын  йөрәктән   язылган.   Китап  укучыга   аның  әйтер  сүзләре  дә  күп.   Шуңа  да   китап   укучылар,  бигрәк   тә    хатын-кызлар   аның   китабын  бездә     яратып  кабул  иттеләр,  соклануларын    белдерделәр
Яраткан   язучыбыз  Әмирҗан  абый  Моталлапов   һәм   аның   сеңелесе   Зәйнәп  апа   Зәкиеваның   Әтәстәге   очрашуын   авыл  халкы  бик   яратып  кабул  иттеләр/1.10.2015     очрашу  булды/    Очрашудан   соң    Зәйнәп  апаның   "Йөрәк  авазы  "   дигән   китабын    бик    яратып   ,  кулдан   кулга   йөртеп   укыдылар.   Аның   һәркемгә   әйтер  сүзе  бар.   Сез  дә   укып   карагыз  әле.!   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International