8 октябрьдә “Актаныш” универсаль спорт комплексы һәм район ДОСААФ биналарында, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, спартакиада узды.
Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү.
Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждения, оешма-предприятия ветераннарынның җыелма командалары катнашты. Барлыгы 187 пенсионер көч сынашты. Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту .
Кагыйдәләр буенча команда составында кимендә 4 ир-ат, 4 хатын-кыз булырга тиеш иде. 1 спортчы 2 тордә генә катнаша ала. Команда җитәкчеләре - авыл башлыклары булды.
Ярышны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре һәм ДЮСШ коллективы оештырды.
Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде.
1 урын Актаныш авыл җирлеге командасы
2 урын Пучы авыл җирлеге командасы
3 урын Уразай авыл җирлеге командасы
Җинучеләрне һәм призерларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары белән һәм ветераннар Советының кыймәтле бүләкләре тапшырылды.