Актанышта - зур кунаклар

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

7 октябрь көнне районда Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш ветераннар оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы ветераннар Советы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев алып барды, киңәшмәдә шулай ук ТР ветераннар Берләшмәсенең президиум әгъзалары Вәгыйз Малихов һәм Александр Поляков катнаштылар.

Киңәшмә барашында ветеран оешмаларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау һәм әзерлек алып баруларына нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук ветераннар (пенсионерлар) Советының Актаныш җирле бүлекчәсе рәисе Нурулла Нурлыев, Мөслим районы ветераннар Советы рәисе Низамов И.Х һәм Минзәлә районы ветераннар Советы рәисе Зиятдинов З.Г.  ТР ветераннар Берләшмәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Алар үз районнарында алып барылган эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Киңәшмә башланганчы делегация Актаныш районы Җиңү Паркында, 57 бистәдә урнашкан ветераннар урамында һәм Аскы Актанышта ветераннар йортында булдылар. Кунаклар шулай ук Район Үзәк хастаханәсендә урнашкан ветеран палаталары белән дә таныштылар.

Районыбыз кунаклары Актанышта ветераннар белән алып барыла торган эшчәнлек нәтиҗәләреннән кәнәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International