Районыбызда узучы өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, бүген, 7 октябрьдә Пучы Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрнең авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы узды.
Пучыда районның 20 авыл җирлегеннән 42 өлкән кеше тәрбияләнә. Авыл җирлеге башлыклары биредә өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, сәламнәрен җиткереп, күчтәнәч пакетларын тапшырдылар. Шулай ук өлкәннәрнең күңелен күтәреп, Актаныш районы ветераннар Советы каршында оешкан “Гәрәбә” клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары яңгырады. Ветераннарның бик нык күңелләре булды. Өлкән кешегә күп кирәкми – әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүз дә җитә.
Актаныш район Советының оештыру бүлеге мөдире Дәния Касыймова:
- Һәрбер кеше өлкәнме ул, яшьме – якыннарының игътибарына, күңел җылысына сыенып яшәсен иде. Язмыш сынаулары шулай кушкан икән, биредә тәрбияләнүче өлкәннәребез дә ул сынауларга бирешмичә яшәргә язсын. Хөкүмәтебезнең игътибарын һәрвакыт тоеп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.
Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Әнвәрова Дилбәр:
- Һәр елны өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Пучы Картлар йортына килеп, үзебезнең җирлектән чыккан абый-апаларга күчтәнәч-пакетлар китерәбез. Монда Яңа Әлем җирлегеннән өч өлкән кеше яши. Алар үзләрен бик яхшы хис итәләр, сөенәләр шушындый карашка, бик ошый үзләренә. Безнең җирлектән II группа инвалид Мәдәния апа 15 пар башмак бәйләп җибәрде: “Өлкәннәрнең аяклары өшемәсен, үземнән өлеш булсын”-, диде.
Өлкәннәр сәламәтлек, исәнлектә, безнең тарафтан файда күреп, киләчәктә матур итеп яшәсеннәр дип теләп калабыз.