Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
3 нче октябрь көнне Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады.
Бәйрәмдә "ТР класс җитәкчесе", "ТР ел тәрбиячесе" конкурслары, "Россия педагог-психологы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Бөтенроссия этабы җиңүчеләре дә бүләкләнде. Гимназия-интернатның химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы "Татарстан Республикасының иң яхшы химия укытучысы - 2015" конкурсы җиңүчесе буларак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International