3 октябрь көнне декада кысаларында Байсар мәктәбендә эшләп лаеклы ялга киткән укытучылар белән очрашу уздырылды. Әлеге очрашуда укучылар өлкәннәргә үзләренең җырлары, биюләре аша котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Өлкәннәребез, үз чиратында, мәктәптә эшләү дәверендә булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, яшь укытучыларга үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Очрашу өстәл артында чәй эчү белән төгәлләнде.
.jpg)