“Җәяүле” акциясе: җаваплылыкка тартыласың килмәсә...

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Казанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне сак булырга чакыра. Көзге һава торышының шактый начараюы нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре кинәт кенә артып китәргә мөмкин...


1 октябрь көнне Татарстанда “Җәяүле” дип атала торган махсус чарага старт бирелде. 10 көн дәвам итәчәк әлеге акциянең максаты - җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне һәм юлны тиеш булмаган урында кичүче җәяүлеләрне ачыклауга аеруча зур игътибар бирергә җыена.

98 җәяүле һәлак булган

Бу мәсьәлә хәзер аеруча актуаль: агымдагы елның 8 аенда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә барлыгы 98 җәяүле үлгән. Бу – узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк. Һәлак булган җәяүлеләрнең 70 проценты исә якты дөнья белән хушлашуда үзләре гаепле икән.

- Кызганыч, көз айларында аварияләрдә үлүче җәяүлеләр саны якынча 30 процентка арта. Үлемгә китергән һәлакәтләрнең 70 проценты исә караңгы вакытта була, - дип ассызыклаган иде Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә.

Башкалада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять шулай ук катлаулы. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Казанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, башкалада теркәлгән зыян күрүчесе булган юл-транспорт һәлакәтләренең һәр өченчесе – җәяүлеләр катнашында килеп чыга. Шуңа күрә хәзерге вакытта бу проблема аеруча актуаль мәсьәләләр рәтендә карала.

Казан җәяүлеләре кагыйдәләрне 60 мең тапкыр бозган

Мәсәлән, агымдагы елда Казанда җәяүлеләр катнашындагы аварияләр саны 12,5 процентка арткан. 2014 елда 402 шундый очрак теркәлсә, 2015 елда бу күрсәткеч 453кә җиткән. Уңай үзгәрешләр дә юк түгел, билгеле. Быел шәһәрдә җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны 6 процентка кимегән. Аның каравы, әлеге аварияләрдә һәлак булган җәяүлеләр саны 2,3 тапкырга (!) арткан. 2014 елда 9 шундый очрак теркәлсә, быел алар 21.

- Җәяүле юлларында килеп чыккан аварияләр саны 2014 елда 145 булса, быел 198гә кадәр җитте. Бу - 36,6 процентка күбрәк дигән сүз. Әлеге төр аварияләрдә һәлак булучылар да күбрәк. Һәр 12нче авариядә зыян күрүче - балалар, - дип ассызыклыйлар Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

Агымдагы елда Казанда җәяүлеләргә юл бирүдән баш тарткан өчен 33,5 мең йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Җәяүлеләр исә юл йөрү кагыйдәләрен 60 мең тапкыр бозган.

Яктылыкны кире кайтару элементлары аварияләрне 65 процентка киметә

Шунысын да исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июль аенда юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләрнең барысы да яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә яисә инде махсус шундый предметтан файдаланырга тиеш. Бу аңлашыла да, чөнки машина йөртүче яктырткыч элементы булмаган җәяүлене 50 метр ераклыктан гына күрә алса, тиешенчә “җиһазланган” җәяүлене 200 метр арадан ук чамалый. Шул рәвешле, әлеге махсус элементлар җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган аварияләрне 65 процентка киметергә сәләтле.

Рифкать Миңнеханов исә татарстанлыларга мондый махсус элементларны торак пунктларда да кулланырга киңәш итә. Өстәвенә, тиздән авылларда әлеге яктылыкны кире кайтара торган элементларны табуы шактый җиңеләячәк. - Татарстанның дәүләт автомобиль инспекциясе һәм “Россия почталары” компаниясенең Татарстандагы филиалы махсус бердәм проектны тормышка ашыра башлаган. Ул авыл җирлекләрендә яктылыкны кире кайтара торган элементларны таратуны күздә тота. Әлеге магнит, браслет, билге һәм брелокларны теләсә-кайсы почта бүлегендә табып булачак.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International