23 нән 30 сентябрьгә кадәр Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс авылында урнашкан “Колос” санаториясе территориясендә авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында шахмат уеннары буенча ХIII Бөтенрәсәй ярышлары узды. Кыз һәм егетләр аерым швейцария системасы буенча уйнадылар. Шәхси зачетта һәм команда зачетында җиңүчеләр билгеләнде. Шулай ук яшь буенча группаларда да егетләр һәм кызлар арасында - 17, 15, 13, 11 һәм 9 яшьләр арасында - җиңүчеләр билгеләнде.
Ярышларда Россиянең 20 регионыннан 29 команда (170 спортчы) катнашты.
Актаныш районыннан ярышларда 10 укучы уөч сынашты, тренерлары Фәхим
Галимов, Илдар Имамов. Кызлар арасында 9 яшькә кадәр булган категориядә Актаныш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алияна Айбашева 2 урынны яулады, тренеры Фәхим Галимов.
Актаныш районыннан ярышларда катнашкан калган укучылар да призлы урыннарны яуладылар.