Татар Суксуы авылында өлкәннәр көне үтте.

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
3 октябрь көнне  өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Татар Суксуы авылында мәҗлес үтте. Мәҗлестә авылыбыз имам хатибы Хусаинов Нур вәгазь сөйләде һәм коръәннән өзекләр укыды. Татар Суксуы авылы җирлеге башлыгы Харисов Р.Г. авыл халкын  өлкәннәр  көне белән котлады. Шулай ук барлык бәйрәмдә катнашучыларны  Шакиров Вазыйх һәм Салахиев Роберт абыйлар, Галлямова Язилә, Султанова Рәшидә, Аюпова Гульнур, Баянова Оммаһани апалар үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Өлкәннәр белән очрашу мәҗлесләре Татар Суксуы авыл җирлегенең һәр авылында үткәрелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International