Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Актанышта шахмат турниры узды

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан бүген, 5 октябрьдә Актаныш балалар иҗат үзәге бинасында өлкәннәр  арасында шахмат буенча традицион турнир узды.

Район ветераннар Советы белән социаль яклау бүлеге бергәләшеп үткәргән әлеге турнирда унбер авыл җирлеге өлкәннәре катнашты. Алар өчен иң мөһиме – әлеге турнирда катнашу гына түгел, ә күптәнге танышлары, дуслары белән аралашу да иде. Шулай да бәйге турында да онытып җибәрмәделәр, чөнки үзләре өчен генә түгел, җирлекләре өчен дә чыгыш ясадылар бит. Әмма барысында да җиңүгә омтылыш сизелеп тора. 

Шахмат турнирында егерме бер кеше көч сынашты – 7 хатын-кыз, 14 ир-ат. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгы шахмат уеннарында хатын-кызлар күбрәк катнашты. Хатын-кызларның катнашуы  турнирга үзенчәлекле төсмер өстәде. Биредә беренче урынны Югары Яхшый җирлегеннән Газетдинова Силүзә, икенче урынны Актаныштан Солтанова Фәйрүзә һәм өченче урынны Чалманарат җирлегеннән Авзалова Наилә яуладылар. Ир-атлар арасында Имамов Илдарга тиңнәр булмады. II-III урыннарны Сәфәр җирлегеннән Сәгъбиев Рәдиф белән Богады җирлегеннән Мансуров Сәгыйть бүлештеләр.


– Өлкәннәр декадасында шахмат турнирын һәр елны уздырып киләбез инде. Һәм бу бәйгеләрнең һәрберсе дустанә рухта үтә һәм катнашучылары бу ярышларга асылда бер күрешеп, аралашып алу форсаты буларак та карыйлар, – дип нәтиҗә ясады бу көнге бәйгегә баш хөкемдар Фәхим Галимов.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International