"Нур" волонтерлар отряды авылыбыз ветераннарына ярдәм итәләр
2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
Байсар мәктәбенең "Нур" волонтерлар отряды авылыбыз ветеранарына ярдәм итеп торалар. 7-8 класс укучыларыннан төзелгән әлеге отряд класс җитәкчеләре белән 1 октябрь көнне Әхтәмова Рания апага шефлык оештырдылар. Укучылар йорт тирәсен җыештырдылар, су алып кайттылар.