Татарстанда III Авыл яшьләре форумы узачак

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

 Агымдагы елның 29 октябреннән 1 ноябренә кадәр «Идел» яшьләр үзәге» ДАУендә III Авыл яшьләре форумы узачак. Чара «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак вакытка исәпләнгән максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Форумда Аграр яшьләр берләшмәсенең программасын гамәлгә ашыруга һәм аның эшчәнлегенә йомгаклар ясау, республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла. Чара кысаларында авылга кагылышлы актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр уздырыла.

Форумның 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак пленар утырышына ТР муниципаль район бүлекчәләренең лидерлары, шулай ук республиканың 43 муниципаль районыннан авыл яшьләре вәкилләре киләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International