Мәктәптә бәйрәм!!!

2015 елның 2 октябре, җомга

Кичә, 1 октябрь көнне, мәктәбебездә өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан бәйрәм булды. Анда мәктәп укытучыларыннан тыш ветераннар да чакырылган иде. Бәйрәм 16 сәгатьтә башланып китте. Актлар залында 10а класс укучылары чыгыш ясады (класс җитәкчесе Латыпова Л.Р.). Бәйрәмнең тантаналы өлеше кунакларга чәчәк бүләк итү белән тәмамланып, икенче өлеше ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International