1 октябрь көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Педагогларны, елдагыча, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе котлады.
Ул искәртеп узганча, быел проектта 250 педагог катнашкан. Шуларның 26сы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, 39ы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә җиңүче дип табылган.
ТР мәгариф һәм фән министры мөхтәрәм кунакларны сәламләп, аларны якынлашып килгән Укытучылар көне һәм конкурста җиңүләре белән тәбрикләде. Министр билгеләп узганча, "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проекты кысаларында иң яхшы педагогларны бүләкләү 2006 елдан бирле тормышка ашырыла. Шул вакыт эчендә Россия Федерациясе бюджеты хисабыннан җәмгысе 1318 укытучыга, республика бюджетыннан 648 укытучыга бүләкләр тапшырылган.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, конкурста җиңүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя. “Башка елларда, нигездә, шәһәр укытучылары җиңгән булса, быел Татарстанның 9 районыннан педагоглар Россия дәрәҗәсендә, 18 районнан Татарстан дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Җиңүчеләрнең яшь составы да үзгәрә: тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән, конкурста үзен лаеклы рәвештә күрсәткән яшьләр дә бар”, – дип сөйләде ул.
Быел проектны тормышка ашыру үзенчәлеге шунда ки: документларны тапшыру һәм экспертиза үткәрү электрон форматта башкарылган. 22 эксперт укытучыларның һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләрен 7 таләп буенча бәяләгән. Рейтингларны төзегәндә, әйтик, укучыларның югары күрсәткечләре, фән буенча дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре, социаль проектлар, заманча белем бирү технологияләреннән файдалану исәпкә алынган.
“Татарстан Республикасының киләчәген мәгариф системасы, белем бирү сыйфаты билгели. Шуңа бәйле рәвештә, бу тармакка аерым игътибар юнәлтелә, зур күләмдә акча бүлеп бирелә, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә, ресурс үзәкләре булдырыла. Әмма уку йортлары нинди генә алдынгы технологияләр, матди-техник база белән тәэмин ителмәсен, яхшы укытучыларсыз белем бирү сыйфатын күтәрә алмаячакбыз”, – диде Энгель Фәттахов укытучы һөнәренең мөһимлеген ассызыклап.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларыннан тыш, җиңүчеләр акчалата да бүләкләнде. Аерым алганда, 26 укытучыга РФ бюджетыннан 200әр мең сум, 39 укытучыга РТ бюджетыннан 30 мең сумнан 100 меңгә кадәр премия тапшырылды.
Гомумән алганда, быел Татарстанның иң яхшы укытучыларын бүләкләүгә Россия казнасыннан 5,2 млн сум, Татарстанныкыннан 2,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.