"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.“Укучы - җәүһәр" номинациясендә безнең мәктәп укучысы Сибатов Айнур финалга үтте һәм Башкалабызга йомгаклау турына юллама алды. Җитәкчесе Сибатова Рәзилә Ринас кызы.Уңышлар, яңа җиңүләр телибез.