3 октябрь - Татар Суксуы авылында өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә.

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык әшләр дә алар кулы аша үткән.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

Бүген сезгә котлау юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идек

Әгәр килсә безнең куллардан...

  Сезне, 3 октябрь көнне Татар Суксуы  авыл җирелегендә уздырылачак авыл хуҗалыгы продукцияләре сату ярмикәсендә көтеп калабыз! Ярминкәиртәнге сәг.9 да башлана. Ярминкә дә чэй эчү, куңелле концерт номерлары бары тик Сезнең  өчен генә! Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International