Актанышлылар - "Безнең заман – Наше время" III фестивалендә

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
25 нән 26 сентябрьгә кадәр "Камаз" мәдәният йортында Татарстанда эшләүче яшьләрнең "Безнең заман – Наше время" III республика телевизион фестиваленең сайлап алу туры үтте.  Фестивальдә Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Тукай, Менделеевск, Мамадыш, Кукмара районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән катнаштылар.  Актаныш районыннан түбәндәге коллективлар үз көчләрен сынап карадылар: 
«Умырзая» балалар бакчасы (вокал-соло-Халилова Айназ, вокал-ансамбль, хореография «Шуточный танец»), «Әтәчкәй» балалар бакчасы (хореография Низамова Эльвира «Чигү чигәм»), «Кояшкай» балалар бакчасы (вокал-ансамбль), «Ромашка» балалар бакчасы (вокал-соло-Мирзаханова Лилия), "Алтынчәч" балалар бакчасы (вокал-соло-Басырова Чулпан), Актаныш РҮХ (хореография-«Татарча бию»). 
Район үзәк хастаханәсе коллективы финалда 3 урынны яулап, Татарстан башкаласында 28-31 октябрь көннәрендә узачак суперфиналга юллама оттылар. Калган катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International