Салымнарны түләр өчен соңгы көн!

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Бүген сентябрьнең соңгы көне генә түгел, ә салымнарны түләп бетерүнең һәм соцпакетмы дарумы дип икеләнүчеләрнең дөрес карар кабул итүләре өчен соңгы көн.
Милек, транспорт һәм җир салымын түләмәүчеләргә 1 октябрьдән пеня исәпләнә башлый.
 
Соцпакеттан баш тартучы өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр, ныклап уйлагыз, иртәгесе көнгә ни буласын беркем дә алдан белми, кабул иткән карарны бер ел дәвамында үзгәртеп булмаячак, дип кисәтә табиблар һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International